news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Юрист начар һава торышы сәбәпле автомобиленә зыян килүчеләргә компенсация турында сөйләде

Начар һава торышы сәбәпле автомобиленә зыян килгән машина йөртүчеләр компенсация алырга мөмкин, әмма бу булган хәл өчен кем җаваплы булуга бәйле. Бу хакта РИА Новостига юрист, Юрист-блогерлар берлеге әгъзасы Екатерина Звиададзе сөйләде.

«Мәсәлән, күпфатирлы йортның йорт яны территориясендә куелган машинага агач төшкән очракта моның өчен, кагыйдә буларак, идарәче компания җавап бирә – нәкъ менә аңа карата дәгъва белдерергә була», - диде юрист.

Ул шулай ук компенсация алу өчен машина йөртүче автомобилен иминиятләштергән иминият компаниясенә мөрәҗәгать итә ала, дип белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot