Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Юрист мошенникларның банк кертемнәреннән ничек акча урлавын аңлатты
Мошенниклар социаль инженерия яки парольләрне вату ярдәмендә банк счетыннан гына түгел, ә банк кертеменнән дә акча урларга мөмкин. PG Partners юридик компаниясенең өлкән идарәче партнеры Петр Гусятников «Прайм» агентлыгына шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Беренче очракта мошенникларның корбаны шәхси кабинетка керү өчен кирәкле барлык мәгълүматларны үзе әйтә. Анда мошенниклар кертемне ябып акчаны ала. Икенче очракта алар акча салучының җайланмасына программа тәэминаты (гадәттә, кешеләр кызыксынып ача торган сылтамалар аша) урнаштыру юлы белән логин һәм парольләргә ачкыч таба. Моны эшләргә ярамый, дип кисәтте юрист.
Шулай ук шулар ярдәмендә акча алу өчен акча салучының документларын - паспортын яки ышаныч язуын да охшатып ясарга мөмкиннәр. Бу алым мошенниклардан аеруча зур тырышлык таләп итә, шунлыктан сирәк очрый. Әмма аңа каршы торуы катлаулырак.
«Мошенниклар алардан ялган паспорт яки ышаныч язуы әзерләү өчен файдалана», - диде Гусятников.
Моннан саклану өчен зур банклар биометрия буенча идентификация куллана – бүген бу акчаңны урлатудан саклануда иң ышанычлы алым, дип сүзен төгәлләде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз