news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Юрист милек салымнарын түләмәгән өчен пени исәпләү турында сөйләде

Фатир, дача һәм автомобиль салымнарын вакытында түләмәгән гражданнарга пенины 3 декабрьдән исәпли башлаячаклар. Бу хакта РИА Новости агентлыгы салым юристы, Мәскәү шәһәре һәм өлкәсендәге хокук тәртибе үзәге җитәкчесе Александр Хаминскийга сылтама белән хәбәр итә.

Юрист билгеләп үткәнчә, милек салымын түләүнең чик срогы хисап елы тәмамланганга кадәр шактый соң башлана. Шул сәбәпле, гражданнар 11 ай эчендә очраклы рәвештә яки юри үзләренең салым йөкләмәләре турында онытырга мөмкин.

«Пени 3 декабрьдән, ә быел айның беренче сишәмбесеннән исәпләнә башлый. Салым хезмәтен цифрлаштыру дәрәҗәсен исәпкә алып, Федераль салым хезмәте вәкилләренә салымын вакытында түләмәүчеләрне ачыклау кыенлык тудырмаячак», - дип кисәтте Хаминский һәм якшәмбе, 1 декабрьдә түләү срогы керүен, шул сәбәпле пенины сишәмбе, 3 декабрьдән исәпли башлаячакларын искәртте.

Юрист аңлатканча, иң элек гражданинга салым түләү турында таләп җибәрәләр. Әгәр таләптә күрсәтелгән срокта салым түләүче акча күчермәсә, бу очракта судка гариза тапшырылачак. Хаминский судның күпчелек очракта салым хезмәткәрләре файдасына карар чыгаруына игътибар юнәлтте. Судтан соң гражданин белән приставлар аралаша башлаячак, алар закон кысаларында салым түләмәүчегә чит илгә чыгуны, милекне тартып алуны тыярга һәм банк счетларына арест салырга мөмкин.

«Югарыда санап үтелгән күңелсезлекләрдән тыш, салым түләмәүчегә дәүләткә Үзәк банкның төп ставкасына тапкырланган бурыч суммасының 1/300 күләмендә пени һәм түләтелә торган сумманың 7 проценты күләмендә башкарма җыен түләргә мәҗбүр итәчәкләр», - дип өстәде юрист.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100