Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Юрист машина йөртү таныклыгы алуга карата таләпләрне катгыйландыру турында сөйләде
2023 елның 1 сентябреннән Россиядә машина йөртү таныклыгы алуга карата таләпләр катгыйландырылачак. Бу, аерым алганда, D категориясендәге документларга һәм исерек хәлдә рульгә утырып «права»сыннан колак каккан машина йөртүчеләр өчен әлеге таныклыкны кабат алуга кагылачак. «Прайм» агентлыгы Россиянең атказанган юристы Иван Соловьевка сылтама белән шул хакта хәбәр итә.
Белгеч искәрткәнчә, бүгенге көндә автобус белән идарә итү өчен D категориясендәге документны һәркемнең алу мөмкинлеге бар. Әмма үзгәрешләр кертелгәч, ул җиңел яки йөк автомобиле белән бер елдан артык идарә итү тәҗрибәсе булган кешеләргә генә биреләчәк.
Моннан тыш, үзгәрешләр исерек хәлдә рульгә утырып «права»сыннан колак каккан яки медицина тикшерүеннән баш тарткан машина йөртүчеләргә дә кагылачак. Аларга суд карарыннан соң бер ел дәвамында ЮХИДИ идарәсендә «права»га имтихан тапшыруны тыячаклар.
Шулай ук киләсе елдан чит ил гражданнары үзләрендә бирелгән машина йөртү таныклыгын Россиянекенә алыштырырга тиеш. Аны паспорт алганнан соң бер ел эчендә алыштырырга кирәк. Моның өчен гражданинга медицина тикшерүе һәм башка процедуралар узу таләп ителә.
«Әлеге төзәтмәләр – тормыш таләбе, ә кайберләре автомобиль йөртүчеләрнең күпсанлы мөрәҗәгатьләре нигезендә әзерләнгән. Алар 2023 елның 1 сентябреннән үз көченә керер дип көтелә», - дип искәртте Соловьев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз