news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Юрист Маршани: Мәктәптә пәрдә һәм ремонт өчен акча җыю – ата-аналар теләге буенча гына

Укучыларның ата-аналары пәрдә, чәчәк һәм сыйныф ихтыяҗларына үз теләге белән генә акча бирә ала, ата-аналарның вазифалары арасында мәктәпне финанслау бурычы юк. Юрист Тимур Маршани РИА Новости агентлыгына шулай дип белдерде.

Аның сүзләренчә, сыйныф ихтыяҗларына акча җыю еш кына мәктәп тормышының мәҗбүри өлеше булып күренә. Мәгариф турындагы законның 44 маддәсендә ата-аналарның бурычлары санап чыгылган, һәм алар арасында мәктәпне финанслау бурычы юк. Ата-аналар комитеты карары шулай ук ирекле акча җыюны мәҗбүри түләүгә әйләндерми.

Юрист ачыклык керткәнчә, белем бирү процессын матди-техник тәэмин итү мәктәп компетенциясенә карый, шуңа күрә пәрдәләр, җиһазлар, ремонт һәм башка чыгымнарны мәҗбүри взнослар рәвешендә гаиләләргә йөкләп булмый. Ата-аналарның мәктәпкә акчалата яки милек белән ирекле ярдәм итәргә хакы бар. Бу принцип чәчәкләр һәм бүләкләргә дә кагыла – аларны сатып алуда катнашырга мәҗбүр итәргә ярамый.

Акча тапшырудан баш тарту балага карата мөнәсәбәткә, аны дәресләргә кертүгә яки билге куюга йогынты ясый алмый. Әгәр мәктәп тарафыннан акча җыярга мәҗбүр итсәләр, ата-аналар директорга, гамәлгә куючыга, мәгариф белән идарә итү органына яки прокуратурага мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Әти-әниләр акчаны үз теләге белән генә тапшыра ала, дип нәтиҗә ясады Маршани.

news_right_1
news_right_2
news_bot