news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Юрист кыргый хайваннарны өйдә тоткан өчен җинаять җаваплылыгы турында искә төшерде

Юрист кыргый хайваннарны өйдә тоткан өчен җинаять җаваплылыгы турында искә төшерде
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Кыргый һәм ерткыч хайваннарны йорт шартларында тоту җинаять җаваплылыгына китерергә мөмкин. Бу хакта юрист, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә хокук тәртибе үзәге җитәкчесе Александр Хаминский хәбәр итте.

Эксперт сүзләренчә, соңгы елларда Россия төбәкләрендә гражданнар яшерен рәвештә өйләрендә елан тоткан һәм юлбарыс тоткан очраклар ачыклана. Еш кына хайваннарны фотографияләр өчен кулланалар яки аларны тыңлаучан итү өчен препаратлар эчертәләр.

«Шуны аңларга кирәк, ерткычларга еш кына тынычландыру препаратлары эчертәләр, алар белән фотога төшү куркынычсыз булсынга наркотиклар кадыйлар. Бу хайванга газаплар китерә һәм кешеләр өчен куркынычсызлык иллюзиясен тудыра, ул теләсә кайсы вакытта җимерелергә мөмкин», – дип билгеләде Хаминский «Абзац» белән әңгәмәдә.

«Хайваннарның үлеменә яки имгәнүенә китергән рәхимсез мөгамәлә өчен, шулай ук кешеләрнең тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркыныч тудырган тоту өчен РФ Җинаять кодексының 245 һәм 238 маддәләре нигезендә җинаять җаваплылыгы каралган», - дип ачыклык кертте Хаминский.

news_right_1
news_right_2
news_bot