Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Юрист: Күпфатирлы йорт фасадына кош оясы элгән өчен 1,5 меңгә кадәр штраф янарга мөмкин
Күпфатирлы йорт фасадына кош оясы элгән өчен россиялеләргә 1,5 мең сумга кадәр штраф һәм йортка китергән зыянны компенсацияләү бурычы янарга мөмкин. Бу хакта О.Е.Кутафин исемендәге университетның гаилә һәм торак хокукы кафедрасы педагогы Георгий Пачулия хәбәр иткән. Аның сүзләрен ТАСС китерә.
Белгеч аңлатканча, йортта яшәүчеләр белән килештермичә кош оясы урнаштырган очракта фатир хуҗасы йортта яшәүчеләрнең уртак карары нигезендә яисә вәкаләтле органнар кушуы буенча конструкцияне сүтәргә мәҗбүр булырга мөмкин.
Моннан тыш, башка милекчеләрнең хокукларын бозган очракта аңа китергән зыянны компенсацияләргә туры киләчәк. Юрист сүзләренчә, кошлар аркасында күршеләрнең тәрәзәләре пычранса, гражданинга 1 мең сумнан 1,5 мең сумга кадәр административ штраф яный ала.
Йорт фасадына кош оясы урнаштыру законсыз гамәл буларак бәяләнергә мөмкин, чөнки фасад йортның уртак милке булып санала, дип өстәде белгеч.
Россия Торак кодексы нигезендә, күпфатирлы йортның уртак милке барлык фатирларның хуҗаларының өлешчә милке булып тора. Шуңа күрә йорт фасадына кош оясы элү өчен йортта яшәүчеләрнең рөхсәте таләп ителә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз