news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Юрист кулланылмый торган банк карталары аркасында бурычның ничек барлыкка килүен аңлатты

Россиянең атказанган юристы Иван Соловьев кулланылмый торган банк карталары аркасында бурыч барлыкка килергә мөмкинлеген әйтте. «Прайм» агентлыгы белән әңгәмәдә белгеч сүзнең дебет һәм кредит карталары турында баруын ачыклады.

Юрист Соловьев кулланылмый торган банк карталарын вакытында ябарга кирәклеген ассызыклады, дип яза «Известия».

Ул банк карталарын кулланганга ел саен еллык хезмәт күрсәтү өчен түләү алынуын искәртте. Эксперт аңлатып узганча, картаны кулланмасаң, түләү барыбер алыначак. Нәтиҗәдә, бурыч барлыкка киләчәк. Соловьев билгеләп үткәнчә, банк карталары автомат рәвештә ябылмый. Аларны ябу өчен, банкка тиешле гариза язарга тиешлеген аңлатты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100