Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Юрист коммуналь хезмәтләр өчен азрак түләү алымнары турында сөйләде
Коммуналь хезмәтләр өчен азрак түләү өчен, су һәм җылылыкка счетчиклар урнаштырыгыз, шулай ук энергияне саклый торган лампалар куегыз. Мондый киңәш белән юрист Андрей Фрадкин уртаклашты. Аның сүзләрен NEWS.ru китерә.
Шулай ук батареяларыгызны тикшерегез: әгәр аларны көйләп була икән, сез шәхси җылылык сезоныгыз белән үзегез идарә итә аласыз. Моннан тыш, краннарга су агымын бүлгәли торган насадка, ә унитазга су күләмен көйли торган ике төрле агызу вариантлы төймә куярга була.
Әгәр счетчикларыгыз булмаса, өйдән биш көннән артыкка киткәндә, коммуналь хезмәтләрдән файдалануга чыгымнарны яңадан исәпләүне таләп итегез. Моннан тыш, кер һәм савыт-саба юу машиналарын төнлә кабызырга була. Бу вакытта тариф күпкә түбәнрәк.
«Коммуналка» өчен түләүгә кешбэк турында да онытмагыз. Кайбер банклар сезгә коммуналь хезмәтләр өчен түләгән суммадан 5 процентка кадәр кайтара ала.
Тагын бер ысул – ташламаларга хокукыгыз бармы-юкмы икәнен тикшерү.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз