news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Юрист коммуналь бурычы булганнар өчен күршеләре нинди очракта түләячәге хакында сөйләде

Фатир хуҗасы күп фатирлы йортка хезмәт күрсәткән өчен түләүдән баш тарткан очракта җыелган бурыч аның күршеләренә бүлеп бирелә, дип белдерде юрист Елена Кудерко «Прайм» агентлыгына биргән интервьюсында. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Эксперт билгеләп үткәнчә, йортның гомуми ихтыяҗлары өчен түләү ике алым белән исәпләнә. Беренчедән, гомуми йорт челтәрләренә счетчик урнаштырыла һәм гомуми күрсәткечтән фатир хуҗаларының мәгълүматлары алына. Икенчедән, йортның ресурслар куллану нормативы билгеләнә. Бу күрсәткечтән фатир хуҗаларының күрсәткечләре алына, килеп чыккан сумманы милекчеләр арасында торак мәйданына пропорциональ рәвештә бүләләр. Бу очракта законсыз гамәлләргә юлыгырга мөмкин, дип искәртте ул. Әйтик, куллану нормасы теркәлгән фатир хуҗаларына исәпләнә, шул ук вакытта фатирда чынлыкта күбрәк кеше яшәргә мөмкин. Нәтиҗәдә, ресурслар куллану күләме арта.

news_right_1
news_right_2
news_bot