news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Юрист кияүгә чыккач машина йөртү таныклыгын алыштырмаган өчен штраф турында кисәтте

Хатын-кызга кияүгә чыкканнан соң фамилиясен алыштыргач машина йөртү таныклыгын да алмаштырырга кирәк, чөнки шәхси мәгълүматлар үзгәргәч ул гамәлдән чыгарыла, ә иске фамилия күрсәтелгән машина йөртү таныклыгы белән йөргән өчен штраф яный. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Юрист-блогерлар берлеге әгъзасы Марина Воронцовага сылтама белән хәбәр итә.

Ул билгеләп үткәнчә, машина йөртү таныклыгын алыштыру өчен закон тарафыннан төгәл сроклар билгеләнмәгән. Әмма Транспорт чаралары белән идарә итү һәм машина йөртү таныклыгы алу хокукына имтиханнар үткәрү кагыйдәләренең 35 пунктында күрсәтелгәнчә, машина йөртү таныклыгы гамәлдә түгел дип санала һәм машина йөртүченең шәхси мәгълүматлары үзгәргән очракта ул гамәлдән чыгарылырга тиеш.

«Димәк, яңа паспорт алгач, машина йөртү таныклыгын тизрәк алыштыру чарасын күрергә кирәк, чөнки автомобиль белән идарә итү моңа хокукы булмаган затның идарә итүе буларак бәяләнәчәк», - дип ачыклык кертте Воронцова. Шулай ук, РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.7 маддәсе нигезендә, алыштырылмаган машина йөртү таныклыгы белән рульгә утырган өчен хатын-кызны 5-15 мең сум штраф көтә, дип өстәде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot