news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Юрист кемнәргә кредит алырга ярамаганын әйтте

Россиядә яшәүчеләрнең бөтенесенә дә кредит алырга ярамый. Бу хакта Роскачествоның Кулланучы хокукларын яклау бүлеге юристы Игорь Поздняковка сылтама белән РИА Новости яза.

Юрист аңлатканча, беренче чиратта, бюджетының 30-50 процентын инде кредит түләүгә тоткан кешеләргә кабат кредит алырга ярамый. Бигрәк тә алдагы бурычларны түләү өчен болай эшләргә киңәш ителми. Мондый схема «әҗәт тозагы» китереп чыгара.

Шулай ук даими кереме булмаганнарга да кредит алырга ярамый. Банк системасы эшен аңламаган кешеләргә дә кредит алырга киңәш ителми, ди юрист.

Юрист сүзләренчә, банкка мөрәҗәгать итәр алдыннан финанс халәтен анализларга кирәк. Кредит түләү өчен айлык керемнең яртысыннан азрагы гына җитәрлек булырга тиеш.

news_right_1
news_right_2
news_bot