news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Юрист картагыздан сездән башка кемнең законлы төстә акча алырга мөмкин икәнен аңлатты

Сезнең картадагы акчаны банк, суд приставлары, салым инспекциясе яки банкка башкару кәгазе белән мөрәҗәгать иткән очракта, бурыч түләттерүченең алырга хакы бар. «Парфенон» Берләштерелгән юридик үзәк компаниясенең әйдәп баручы юристы Павел Уткин «Прайм» агентлыгына шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Банк, клиент белән килешү буенча, хезмәтләр яки кредит түләүләре өчен аннан автомат рәвештә акча алырга мөмкин. Моннан тыш, Федераль суд приставлары хезмәте дә суд карары һәм башкару кәгазе нигезендә картага беркетелгән счеттан акча алуның инициаторы була ала.

Әгәр салым бурычыгыз бар икән, салым инспекциясенең дә счетыгыздан сезнең рөхсәттән башка гына акча алырга хакы бар. Моның өчен аның суд карары һәм башкару кәгазе булырга тиеш. Шул ук вакытта, бурычлы затка карата башкару кәгазе булган теләсә кайсы гражданин, акча алуны сорап, банкка мөстәкыйль рәвештә мөрәҗәгать итә ала. «Әгәр дә гражданин бурычлы затның акчасы кайсы банкта саклануын белмәсә, суд приставларына мөрәҗәгать итә ала», - дип сүзен төгәлләде юрист.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100