news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Юрист кайсы хезмәткәрләрнең ялларын үзләре теләгәнчә бүләргә хаклы булуын аңлатты

Хезмәткәр авырган очракта ялын үзе теләгәнчә бүләргә хокуклы. Бу хакта «Татар-информ»га юрист Алла Георгиева сөйләде.

«Шулай ук эш бирүче балигъ булмаган хезмәткәргә, йөкле хатын-кызга, күпбалалы әнигә, ялгызы яки инвалид бала тәрбияләүче әти-әниләргә бу мәсьәләдә каршы килмәскә тиеш», – диде агентлык әңгәмәдәше.

Ташламалы категориягә керми торган гражданнар ялларын бары тик эш бирүче рөхсәте белән генә бүлә ала. Өстәвенә, хезмәткәрнең бу үтенеченә каршы килгән очракта, эш бирүче хаклы булачак, чөнки отпусклар графигы алдан төзелгән һәм анда хезмәткәрнең теләкләре исәпкә алынган була, диде юрист.

news_right_1
news_right_2
news_bot