Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Юрист кайбер үсемлекләрне үстергән өчен җинаять җаваплылыгы турында искәртте
Россиянең атказанган юристы, юридик фәннәр докторы, профессор Иван Соловьев RT интервьюсында Россия территориясендә билгеле бер үсемлекләр үстергән өчен яный торган җәзалар турында искәртте.
«Наркотик яки психотроп матдәләр яки аларның прекурсорлары булган үсемлекләрне законсыз үстерү, әгәр бу гамәлдә җинаять җәзасы каралмаган булса, гражданнарга 1,5 меңнән 4 мең сумга кадәр административ штраф салуга яисә 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алынуга китерә; юридик затларга 100 меңнән 300 мең сумга кадәр штраф каралган», – дип аңлатты Соловьев.
Юрист шулай ук мондый үсемлекләрне законсыз үстергән өчен җинаять җаваплылыгы 16 яшьтән башлана, дип искәртте.
«Тыелган үсемлекләрне чәчү яки үстерү, шулай ук наркотик матдәләр булган киндер, мәк яки башка үсемлекләрнең сортларын культивацияләү өчен җинаять җәваплылыгы һәм 300 мең сум күләмендә штраф яки хөкем ителүченең ике елга кадәрге чор өчен хезмәт хакы яки башка кереме күләмендә штраф яки ике елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган», - дип өстәде ул.
Алдан сүз куешкан затлар төркеме яисә оешкан төркем тарафыннан җинаять кылынган очракта, йә аеруча зур күләмдә үсемлекләр үстергән очракта, җәза 8 елга кадәр иректән мәхрүм итүгә кадәр катгыйландырылырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз