Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Юрист июльдән коммуналь хезмәт өчен азрак түләүчеләр турында сөйләде
Россиядә яшәүче кайсыбер кешеләрне 1 июльдән торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләгәндә банк комиссиясеннән азат итәчәкләр. Бу хакта «Прайм» агентлыгына Г.В.Плеханов исемендәге Россия Икътисад университетының граждан-хокук дисциплиналары кафедрасы доценты Андрей Моисеев сөйләде. РИА Новости шул хакта яза.
Апрель азагында ташлама алучыларның исемлеген билгели торган хөкүмәт карары кабул ителде. Аларга күп балалы гаилә составына керүче 18 яшьтән өлкәнрәк гражданнар, пенсионерлар, инвалидлар, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, һәлак булган (вафат булган) сугыш инвалидларының, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның һәм сугыш хәрәкәтләре ветераннарының гаилә әгъзалары керә. Аларның барысын да шулай ук пеня түләүдән дә азат итәчәк.
2020 елның көзенә кадәр банк комиссияләренә чыгымнар тарифларның үзендә исәпкә алынды, әмма шуннан соң торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре белән тәэмин итүчеләр түләүләрне кабул итү белән шөгыльләнүче оешмалар белән мөстәкыйль рәвештә килешү төзи башлады, шуның аркасында комиссия барлыкка килде. Хәзер ташламалы категориягә керүчеләргә аны түләтмәячәкләр, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз