news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Юрист: Җирле хакимият мәетне күчереп күмәргә һәм каберне кабат файдаланырга хаклы

Күпчелек төбәкләрдәге норматив актлар нигезендә, гражданнар каберне тәртиптә тотарга, бүлеп бирелгән участокта чисталыкны тәэмин итәргә тиеш.

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). Җирле хакимиятнең, туганнары каберне озак еллар дәвамында карамаган очракта, мәетне күчереп күмәргә һәм каберне кабат файдаланырга хакы бар. Бу хакта РИА Новости агентлыгы AVG Legal юридик компаниясе башлыгы Алексей Гавришевка сылтама белән хәбәр итә.

Күпчелек төбәкләрдәге норматив актлар нигезендә, гражданнар каберне тәртиптә тотарга, бүлеп бирелгән участокта чисталыкны тәэмин итәргә тиеш. Махсус комиссия участокка берничә ел дәвамында кеше аяк басмавын ачыкласа һәм мәет җирләнгән көннән соң 20 елдан артык вакыт узса, әлеге кабер хуҗасыз дип табылырга мөмкин, дип кисәтте Гавришев.

Ул билгеләп үткәнчә, акт төзегәннән соң участокта аны тиешле хәлгә китерү таләбе белән табличка урнаштыралар, ә туганнарына, алар хакында мәгълүматлар булган очракта, заказлы хат җибәрәләр.

«Табличка урнаштырган яки хат җибәргән көннән соң 12 ай узгач, шулай ук куелган таләпләр үтәлмәгән очракта, шәһәр хакимиятенең каберне хуҗасыз дип тану таләбе белән судка мөрәҗәгать итәргә хакы бар. Суд карары законлы көченә кергәннән соң, шәһәр хакимияте сөякләрне кабердән алып, аны зиратның махсус билгеләнгән участогында күмү, ә бушаган урынны гомуми нигездә кабат файдалану хокукына ия», - диде Гавришев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100