Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Юрист күп фатирлы йортта чардакны үзеңнеке итүнең законлы ысулын аңлатты
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Чардак күп катлы йорттагы уртак милек булып санала. Аның үлчәмен милекче күршеләр рөхсәт итсә генә киметеп була. Биредә яшәүчеләрнең гомуми җыелышы карары гына әлеге очракта ярдәм итә алмый.
Һәр милекчедән аерым килешү алгач, реконструкция ясала, аны Торак кодексында каралган тәртиптә мунициапль органнары белән килештереп эшләргә кирәк була. Бу турыда «Прайм» агентлыгына юрист Юрий Аванесов сөйләгән.
Моның өчен түбәндәге документлар кирәк: гариза, күп фатирлы йортта үзгәртеп корыла торган бинага хокукны билгели торган документлар, үзгәртеп коруның тиешле тәртиптә ясалган планы.
«Әгәр күп фатирлы йортта үзгәртеп кору яки планировканы үзгәртү әлеге бинага гомуми милекнең бер өлешен кушмыйча башкару мөмкин булмаса, күп фатирлы йортта милекчеләрнең гомуми җыелышы протоколы булырга һәм анда милекчеләрнең барысының да планировканы үзгәртү белән килешүе теркәлергә тиеш», – дигән Аванесов.
Шулай ук әлеге бинаның техник паспорты, объект һәйкәл булган очракта, архитектура, тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау буенча органның үзгәртеп коруга рөхсәте дә булырга тиеш. Бу турыда РИА Новости яза.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз