news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Юрист кайсы очракта балалар пособиесе түләнмәскә мөмкин булуын әйтте

Ярдәм чарасы булган балалар пособиеләрен алу моңа нигезе булган барлык гражданнарга каралган. Пособие өлешчә федераль, өлешчә региональ бюджеттан түләнә. Кайберләре һәр балага түләнә, кайберләре - адреслы гына. Г. В. Плеханов исемендәге Россия икътисад университетының статистика кафедрасы доценты Ольга Лебединская «Прайм» агентлыгына гаилә, матди хәле яхшырган очракта, өч яшьтән алып җиде яшькәчә булган балага пособиене югалтырга мөмкин, дип белдерә. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Моның өчен хезмәт хакының үсеше түгел, ә кайвакыт ипотекага икенче фатир сатып алу җитә.

«Ике фатирның мәйданы бер кешегә 24 квадрат метрдан артып киткән очракта, шулай ук йорт сатып алган очракта мәйдан бер кешегә 40 квадрат метрдан артып китсә, пособие алу хокукы юкка чыга», — диде Ольга Лебединская.

Гаиләдә икенче машина барлыкка килгән очракта да шул ук хәл, диде белгеч.

news_right_1
news_right_2
news_bot