Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Юрист фатирга яңа тәрәзә куйган өчен штраф салу очраклары турында аңлатты
Күп фатирлы йортта яшәүче кешеләргә фатирга яңа тәрәзә куйган өчен 100 мең сум чамасы штраф салулары ихтимал. Бу турыда «Прайм» агентлыгына юрист Мария Спиридонова сөйләгән.
Белгеч сүзләренчә, йортны үзгәртеп коруны законсыз башкару очракларын идарәче компания күзәтеп тора. Кагыйдә бозу килеп чыкмасын өчен, берничә әйберне истә тотарга кирәк.
Беренчедән, тарихи әһәмияткә ия булган йортларда тәрәзәләрне алмаштыру өчен махсус рөхсәт кирәк.
Икенчедән, архитектура рәсеме булган яңа биналарда тәрәзәләрне алмаштыру тыела.
Шулай ук милекчеләр төп стеналарны үзгәртеп төзи алмый.
Әлеге тыюларны бозган очракта, идарәче компания кисәтү ясый, торак инспекциясе 100 мең сумга кадәр штраф сала ала, эш судка кадәр барып җитәргә мөмкин, дип яза РИА Новости.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз