news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Юрист: Эштән киткәндә хезмәт хакын түләмәсәләр, бурычны алуның берничә ысулы бар

Хезмәткәр эштән киткән вакытта, эш бирүче хезмәт хакын түләмәгән очракта нинди гамәлләр башкарырга икәнен адвокат Алиса Волхова «Российская газета»га сөйләгән.

«Хезмәт кодексының 140 нчы маддәсендә әйтелгәнчә, хезмәткәр эштән киткән вакытта эш бирүче тиешле бөтен суммалар буенча тулы хисапны эштән азат ителгән көнне яки аның икенче көнендә ясап бетерергә тиеш», - ди Алиса Волхова.

Аның сүзләренчә, тулы хисапка түбәндәгеләр керергә мөмкин: эшләгән период өчен тулы хезмәт хакы; кулланылмаган отпуск өчен компенсация; локаль нормативларда яки хезмәт законнарында каралган булса, киткәндә бирелә торган пособие; премияләр, өстәмә түләүләр, бонуслар һәм башка билгеләнгән түләүләр.

Түләүләр соңга калдырылса, алда искә алынган хисаплардан тыш, соңга калган һәр көн өчен компенсация таләп итеп була.

Әгәр эш бирүче тиешле суммаларны түләмәсә бурычны алуның берничә варианты бар:

Беренчедән, тиешле таләпләрне язып, эш бирүчегә гариза китерегез. Эш бирүче гаризаны теркәмәсә, икенче нөсхәсен заказлы хат итеп җибәрегез. Шулай итеп, акчаны түләттерүне ирекле тәртиптә башкарып була.

Икенчедән, гаризаны Дәүләт Хезмәт инспекциясенә биреп була. Ул ирекле формада языла. Документта эш бирүченең кагыйдә бозуларын күрсәтеп язарга кирәк.

Өченчедән, үз хокукларыңны яклауның тагын бер ысулы – прокуратурага мөрәҗәгать итү. Әгәр эш бирүче хезмәт законнарын турыдан-туры боза дигән шик булса (тулы хисап махсус түләнми торса) шушы вариантны кулланып була, дип аңлата юрист.

Хезмәт хакын түләттерүдә бу вариантлар ярдәм итмәсә, судка гариза язарга кирәк. Моның срогы – кагыйдә бозудан соң бер ел дәвамында, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100