news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Юрист: Эштә бирелә торган кайбер Яңа ел бүләкләренең ришвәт дип саналуы мөмкин

Юрист эштә бирелә торган кайбер Яңа ел бүләкләренең ришвәт дип саналуы мөмкин икәнлеген аңлатты

Дәүләт учреждениеләрендә җитәкчеләргә 3 мең сумнан кыйммәтрәк бүләкләр бирергә ярамый, югыйсә бу ришвәт алу дип бәяләнергә мөмкин. Хокук саклау органнарының игътибарын җәлеп итмәс өчен, хезмәттәшләргә дә бик кыйммәтле бүләкләр бирүдән тыелып тору яхшырак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына адвокат һәм җәмәгать эшлеклесе Дмитрий Аграновский хәбәр итте.

«Россия Федерациясе Гражданлык кодексының 575нче маддәсе нигезендә, дәүләт хезмәткәрләренә 3 мең сумга кадәрге бәядәге бүләкләр бирергә рөхсәт ителә. Ләкин бу бүләк эшчәнлек белән бәйле рәвештә бирелсә яки ниндидер җавап гамәлләре кылуны күздә тотса, бу ришвәт дип санала ала. Шуңа күрә бүләк сайлаганда, бик игътибарлы булырга кирәк», – дип аңлатты эксперт.

Дмитрий Аграновский шуны да ассызыклады: бүләкнең суммасы 3 мең сумнан кимрәк булса да, ул ниндидер файда алу яки эшне хәл итү өчен бирелә икән, бу барыбер ришвәт булып санала.

Шәхси компанияләрдә чикләүләр азрак, әмма җитәкчегә чиктән тыш кыйммәтле бүләк бирсәгез, ришвәтчелектә шик туарга мөмкин.

«Ят кешеләргә кыйммәтле бүләкләр бирү һәрвакыт шикле күренә, моны истә тотарга кирәк. «Бүләк түгел, игътибар кыйммәт» дигән әйтем юкка гына чыкмаган бит», – дип йомгаклады сүзен агентлык әңгәмәдәше.

news_right_1
news_right_2
news_bot