news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Юрист эссе көннәрдә кайсы очракта эш сәгате кыскарырга тиешлеген аңлатты

Эш бирүче эссе көннәрдә бинада билгеле бер шартларны тәэмин итә алмый икән, ул хезмәткәрләрнең эш көнен кыскартырга тиеш, дип сөйләде Sputnik радиосына биргән интервьюсында юрист Олег Бабич. Бу хакта РИА Новости яза.

Россия Федерациясе Хезмәт кодексы эш бирүчеләрне үз хезмәткәрләренең сәламәтлек өчен мөмкин кадәр куркынычсыз шартларда һөнәри бурычларын үтәү өчен чаралар күрергә мәҗбүр итә. Мәсәлән, җәйге эсседә, хезмәт бинасында температура 28 градустан артып китсә, эш көнен кыскартырга кирәк, дип билгеләп үтте Бабич.

«Стандарт эш көне озынлыгы саклана торган чик нормасы — 28 градус. Әгәр бүлмә температурасы бу чиктән 0,5 градуска артып китсә, эш көнен бер сәгатькә кыскартырга кирәк. Әгәр һава 29 градуска кадәр җылынса, ике сәгать. 30,5 градус температурада – дүрт сәгатькә», - дип аңлатты ул.

Кагыйдә буенча, әгәр бинада температура нормадан югарырак булса, эш бирүче хезмәткәрләргә медицина ярдәме күрсәтү турында кайгыртырга тиеш, диде Бабич. Юрист сүзләренчә, норматив актлар эшчеләрне эссе һава торышында эчәр су белән тәэмин итәргә куша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100