news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Юрист: Эш вакытыннан тыш эшләгән өчен түләү икеләтелгән күләмдә бирелә

Эш урынында өстәмә түләүләр бирү тәртибе Россия Хезмәт кодексының 152 нче маддәсендә теркәлгән. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Җитәкчелек инициативасы буенча, тиешле эш вакытыннан тыш өстәмә эшләгән (смена) хезмәткәргә өстәмә акча түләнә. Бу турыда «Прайм» агентлыгына «Яковлев и Партнеры» юридик төркеменең HR-хезмәт җитәкчесе Светлана Краснянская сөйләгән.

«Мондый өстәмә эшнең баштагы ике сәгатенә кимендә 1,5 күләмендә түләнә, аннан соңгы сәгатьләр өчен кимендә икеләтелгән күләмдә түләнергә тиеш», – ди юрист.

Төнлә эшләгән очракта тиешле вакыттан тыш эшләгән өчен өстәмә акча да, төнлә эшләгән өчен дә түләнергә тиеш. Теләге булган очракта, хезмәткәр өстәмә эшләгән өчен түләүне акчалата түгел, өстәмә ял итеп ала ала. Бу очракта артык эш өчен аңа бер күләмдә генә түләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100