news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Юрист эш сәгатеннән тыш эшләү закон буенча кайчан рөхсәт ителүен аңлатты

Бары тик эш бирүче генә эш сәгатеннән тыш эш кушарга мөмкин, әмма бу закон буенча хезмәткәрнең үз ризалыгы белән генә рөхсәт ителә. SuperJob сервисында юридик практика җитәкчесе Александр Южалин РИА Новости агентлыгына шулай дип белдерде.

«Закон эш сәгатеннән тыш башкарылган эшне рәсмиләштерү һәм аңа түләүгә карата таләпләр билгели. Әйтик, төп таләпләр мондый төрдәге эшне башкару бары тик хезмәткәр ризалыгы белән рөхсәт ителүенә кайтып кала (гадәттән тыш хәлләрдән тыш). Шулай ук бары тик эш бирүче генә эш сәгатеннән тыш эш кушарга мөмкин», - диде ул.

Шул ук вакытта, Южалин билгеләп үткәнчә, эш сәгатеннән тыш башкарылган эшкә карата чикләүләр дә бар: ул һәр хезмәткәр өчен ике көн дәвамында рәттән – 4 һәм елына 120 сәгатьтән дә артып китмәскә тиеш.

Эксперт шулай ук эш сәгатеннән тыш башкарылган эшкә югары күләмдә (эшнең беренче ике сәгате өчен – бер ярымнан да ким булмаган күләмдә, шуннан соңгы сәгатьләр өчен – икеләтә күләмдә) хезмәт хакы түләнүен искәртте. Хәер, аның сүзләренчә, мондый эш өчен түләүнең конкрет күләмнәре «күмәк килешү, локаль норматив акт яки хезмәт килешүе белән билгеләнергә мөмкин».

«Хезмәткәр теләге белән эш сәгатеннән тыш башкарылган эш өстәмә ял бирү белән дә компенсацияләнә ала», - дип сүзен төгәлләде Южалин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100