Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Юрист дачада автомобиль юган өчен штрафлар турында кисәтте
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Дачада автомобиль юган өчен штраф салынырга мөмкин. Бу хакта «Прайм» агентлыгына юрист Елена Пономарева хәбәр итте.
Ул машинаны юганда химик матдәләр белән су кулланыла, ул туфракны пычрата һәм әйләнә-тирә мохиткә зыян китерергә мөмкин, дип аңлатты. Шуңа күрә автомобильне бары тик автоюгычларда гына юарга кирәк.
«Әгәр автомобильне дачада юсаң, халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү өлкәсендәге законны бозган өчен җаваплылыкка тартырга мөмкиннәр (РФ КоАП 6.3 маддәсе). Кисәтү яки 100-500 сум штраф салынырга мөмкин», - дип белдерде эксперт.
Әгәр шул ук вакытта җир кишәрлекләренә зыян килсә, хокук бозучыга (РФ КоАП 8.6 маддәсе) 3 меңнән 5 мең сумга кадәр штраф салу ихтималы яный. Ә сулыклар янында транспорт чарасын юган өчен штраф 3 меңнән 4,5 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк (РФ КоАП 8.42 маддәсе).
«Шул ук вакытта әгәр тулы кыйммәтле юу үткәрмәсәң, ә җиңелчә чистартсаң, ягъни фараларны, пыялаларны һәм теркәү билгеләрен чүпрәк белән сөртсәң, штраф булмаячак», – дип өстәде Пономарева.
Ул шулай ук аерым төбәкләрдә үз санкцияләре гамәлдә булырга мөмкин, дип искәртте. Мисал өчен, Мәскәү өлкәсендә махсус мәйданчыклардан тыш автомобиль юган өчен 3 меңнән 5 мең сумга кадәр штраф каралган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз