Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Юрист дача участогында антисанитария оештырган өчен штраф турында искәртте
Гражданнар дача участогында чүп-чар, начар исләр булу, җирне химикатлар белән пычрату һәм кайбер төр хайваннарны асрау өчен штраф түләргә мөмкин. Бу хакта юрист Анастасия Биләлова сөйләде, дип яза «Российская газета».
«Калдыкларны, ягъни чүп-чарны җыйган, туплаган һәм утилизацияләгән чакта әйләнә-тирә мохитне саклау таләпләрен үтәмәгән өчен 2 мең сумнан 3 мең сумга кадәр штраф яный», - дип искәртте эксперт «Прайм» агентлыгы белән әңгәмәдә.
Әгәр дә участок бөтенләй чүплеккә охшаган хәлдә булган очракта штраф күләме 50 мең сумга кадәр артырга мөмкин, дип өстәде ул.
Санитария кагыйдәләрен һәм гигиена нормативларын бозучыга 100 сумнан 500 сумга кадәр түләргә туры киләчәк.
Биләлова әйтүенчә, дача участогында эре терлек (сыер, дуңгыз һәм ат) асрау өчен шулай ук штраф яный. Әгәр аның кадастр бәясе билгеләнгән икән, гражданга кадастр бәясенең 0,5-1 процентын түләргә туры киләчәк, әмма бу 10 мең сумнан да азрак булмаска тиеш. Әгәр билгеләнмәгән булса – 10 мең сумнан 20 мең сумга кадәр.
Җирне пестицидлар, агрохимикатлар һәм терлекчелек өстәмә продуктлары белән пычраткан өчен штраф 3 мең сумнан 5 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк.
Элегрәк экспертлар сөйләгәнчә, дача хуҗаларына еш кына бинадан биш метр ара сакламыйча учак яккан яки мангалда ит кыздырган өчен штраф салалар. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы районда янгынга каршы махсус режим кертелгән очракта ачык ут кабызырга һәм мангалда шашлык кыздырырга ярамый, дип искәртте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз