news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Юрист: Чит кешенең телефондагы язышуын фотога төшергән өчен дүрт елга кадәр төрмә яный

Чит кешенең смартфонда хат язышуын һәм шундагы сурәтләрне фотога төшергән яки тараткан өчен җинаять җаваплылыгына тартырга мөмкиннәр. Бу хакта юридик фәннәр докторы Людмила Айвар сөйләгән.

Аның сүзләренчә, әгәр кеше шәхси файдалану яки тарату өчен чит кешенең телефондагы язышуларын фотога яки видеога төшерсә, аның өчен җаваплылык карала.

«Әгәр кеше язышуны карап кына калмаган, ә фотога яки видеога төшергән һәм моны башка кешеләргә дә тараткан икән, РФ Җинаять кодексының 137 маддәсе буенча җаваплылыкка тартырга мөмкиннәр. Бу – шәхси тормышка кагылырга ярамый дигән кагыйдәне бозу булып тора. Санкцияләр - ике елга кадәр иректән мәхрүм итү, кешеләргә таратканда – дүрт елга кадәр», - дип аңлатты эксперт «Абзац» белән әңгәмәдә.

Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, әгәр суд таратылган материалда намус, абруй кимсетелү билгеләрен күрсә, мораль зыянны да капларга туры киләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot