news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Юрист кайсы очракта кредит алмаска кирәклеген аңлатты

Кредит алыр алдыннан аны түли аласызмы-юкмы икәнлеген уйларга кирәк. Сезнең финанс иминлеге өчен куркыныч тудыра торган займнар да була, дип белдерде юрист Елена Кудерко «Прайм» агентлыгына. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Барыннан да элек, биредә сезнең бурыч йөкләмәсенең чик күләменнән артып киткән кредитлар хакында сүз бара. Икенче төрле әйткәндә, айлык уртача керемнең яртысыннан артыгын сарыф итәргә туры килгән барлык бурычлар да куркыныч. Хәтта чагыштырмача зур булмаган кредит та бу дәрәҗәдән артып китсә, аннан баш тартуың хәерле.

Әгәр сезгә килешүдә чагылыш тапмаган шартлар тәкъдим итәләр икән, документларны имзалаудан баш тартыгыз, дип сүзен төгәлләде Кудерко.

news_right_1
news_right_2
news_bot