news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Юрист балалар лагерьлары эшендәге үзгәрешләр турында сөйләде

Юрист балалар лагерьлары эшендәге үзгәрешләр турында сөйләде
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бүгенге көннән, 1 апрельдән башлап, Россиядә балалар лагерьлары расланган федераль тәрбия программасы буенча эшли башларга тиеш. Бу хакта АИД профессиональ юридик төркем генераль директоры Давид Адамс искәртте. RT шул хакта хәбәр итә.

«Календарь планына ата-аналар көннәре, патриотик юнәлештәге чаралар, сугышчыларның батырлыклары турында Россия фильмнарын күрсәтү, шулай ук традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне ныгытуга юнәлдерелгән уен һәм белем бирү форматлары керәчәк», - дип тасвирлады тиешле үзгәрешләрнең асылын белгеч.

Моннан тыш, юрист сүзләренчә, лагерьлар Россия Мәгариф министрлыгы билгеләгән параметрлар нигезендә рәсми сайтлар алып барырга тиеш була.

news_right_1
news_right_2
news_bot