news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Юрист бакчачыларга тиешсез урыннарда чүп-чар ташлаган өчен штраф турында искәртте

Калдыкларны махсус җиһазландырылган контейнер мәйданчыкларыннан читкә ташлаган өчен гражданнарга 10-15 мең сум күләмендә штраф яный. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына адвокат һәм җәмәгать эшлеклесе Дмитрий Аграновский сөйләде.

«Күп кенә бакчачылар чүп-чарны пакетларга җыеп, аларны кая да булса ераккарак илтергә һәм ташларга ярата. Мондый хокук бозулар өчен җаваплылык РФ КоАП 8.2 маддәсендә каралган («җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш иткәндә әйләнә – тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәү»)», - диде Аграновский.

Эксперт ачыклык керткәнчә, чүп-чарны законсыз ташлаган өчен физик затларга 10-15 мең сум күләмендә административ штраф билгеләнә. Вазифаи затлар өчен сумма югарырак — 20 меңнән 30 мең сумга кадәр, ә юридик затлар өчен штраф 30 меңнән 50 мең сумга кадәр тәшкил итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot