news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Юрист: Бәйрәмнәрдә йөкле хатын-кызларны һәм балигъ булмаганнарны эшкә чакырырга ярамый

Бәйрәм чорында йөкле хатын-кызларны һәм балигъ булмаганнарны эшкә чакыру тыела. Бу хакта юрист Екатерина Нечаева сөйләде, дип хәбәр итә NEWS.ru басмасы.

Белгеч искәрткәнчә, эш бирүче хезмәткәрләрне бәйрәм көннәрендә эшкә бары тик җитештерү зарурияте булганда гына җәлеп итә ала.

«Бәйрәм көннәрендә хезмәт хакы икеләтә күләмдә түләнә. Сәгатьләп түләү булганда – һәр сәгать өчен икеләтә тариф. Хезмәткәрнең теләге буенча, арттырылган хезмәт хакын өстәмә ял көне белән алыштырырга мөмкин», – дип аңлатты Нечаева.

Моннан тыш, бәйрәмнәрдә бары тик үзләренең язмача ризалыгы белән генә эшкә чакырылырга мөмкин булган хезмәткәрләр төркеме бар. Алар – өч яшькә кадәр балалары булган ата-аналар, ялгыз аналар һәм аталар, күп балалы ата-аналар, опекуннар, инвалид балалары булган хезмәткәрләр һәм авыру туганнарын караучылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot