news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Юрист балага алимент түләттерүнең ике ысулын атады

Бала ихтыяҗларын тәэмин итү өчен алиментны ике ысул белән (ата-ана кеременнән өлешләп яисә билгеләнгән акчалата суммада) түләттерергә мөмкин. Бу хакта NEWS.ru интернет-басмасы юрист Людмила Александрова сүзләренә сылтама белән хәбәр итә.

Әйтик, әгәр әти кешенең даими эш урыны булса һәм яклар аталык мәсьәләсендә бәхәскә кермәсә, алиментны җәмәгать суды аша түләттерергә мөмкин. Моның өчен тиешле гариза бирергә кирәк. Бу очракта хезмәт хакының күпме булуы түләүләр күләмен билгеләячәк.

Алиментны акчалата түләттерү турындагы дәгъва белән район судына да мөрәҗәгать итәргә мөмкин: ул төбәктәге яшәү минимумына тигез булачак. Әмма фиксацияләнгән акчаны түләттерү өчен дәгъвачыга үз таләпләрен дөрес итеп нигезләргә кирәк, дип өстәде юрист.

Ул билгеләп үткәнчә, алимент түләттерүнең икенче ысулы ата-ана үзгәреп торучы хезмәт хакы алган, валютадагы керемнәр яки керемнәр бөтенләй булмаган очракта кулланыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100