Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Юрист 30 апрель һәм 8 май кыскартылган эш көннәре булачагын искәртте
Апрель ахырында һәм май башында россиялеләрне май бәйрәмнәре уңаеннан кыскартылган эш көннәре көтә. Сүз 30 апрель һәм 8 май турында бара, дип хәбәр итте «SuperJob» юридик практикасы җитәкчесе Александр Южалин, аның сүзләрен «РИА Новости» китерә.
Бу көннәрдә, хезмәткәрнең эш көне нинди озынлыкта булуына карамастан, эш вакыты бер сәгатькә кыскартылырга тиеш. Ул аныклаганча, мондый таләп Россия Хезмәт Кодексының 95 маддәсендә беркетелгән һәм барлык эш бирүчеләргә дә кагыла.
Шул ук вакытта эксперт билгеләп үткәнчә, аерым очракларда эш көнен кыскарту мөмкин түгел – мәсәлән, өзлексез цикллы яки смена графигы булган предприятиеләрдә. Мондый ситуацияләрдә өстәмә ял вакыты белән компенсацияләнергә тиеш, я өстәмә эш буларак түләү белән – хезмәткәр ризалыгы белән.
Южалин шулай ук эш вакытын кыскарту беркетелгән окладлы хезмәткәрләрнең хезмәт хакына йогынты ясамавына игътибар итте. Әмма сәгатьләп яки эшләп түләгәндә, бу көннәрдә керем бераз кимергә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз