Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Юрист 2024 елда яңа закон буенча кемнәрнең пенсиясе артачагын аңлатты
Дәүләт Думасы тарафыннан өч укылышта хупланган эшләмәүче пенсионерлар өчен уртача пенсияне арттыру турындагы закон проекты 32 миллион россияленең пенсия күләмен үзгәртәчәк, дип белдерде Россиянең атказанган юристы Иван Соловьев «Прайм» агентлыгына биргән интервьюсында. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Ул билгеләп үткәнчә, әлеге закон нигезендә, иминият пенсиясенә фиксацияләнгән түләүнең уртача күләме 1 572 сумга артачак. Шул рәвешле, әлеге пенсиянең уртача күләме 22 605 сум тәшкил итәчәк. Картлык буенча пенсия күләме дә, 1 631 сумга артып, 23 449 сумга җитәчәк.
Тулаем алганда, 2024 елның 1 гыйнварыннан эшләмәүче пенсионерларның пенсия түләүләре 7,5 процентка арта.
Киләсе елда бюджетта пенсияләрне арттыру өчен өстәмә рәвештә 234 миллиард сумга якын акча каралган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз