news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Юрист 2024 елда пенсионерларның нәрсә өчен түләмәскә хакы бар икәнен аңлатты

Юрист 2024 елда пенсионерларның нәрсә өчен түләмәскә хакы бар икәнен аңлатты
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Гамәлдәге законнар нигезендә, Россиядә пенсионерлар һәм пенсия алды яшендәге гражданнар берничә салым ташламасы ала, дип аңлатты «Прайм» агентлыгына «Югары икътисад мәктәбе» илкүләм тикшеренү университетының хокук факультеты деканы Вадим Виноградов. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Барыннан да элек, бу милеккә салымга кагыла. Пенсионерларга әлеге салымны бер фатир, дача кишәрлеге, хуҗалык корылмасы (50 квадрат метрга кадәр), иҗат остаханәсе, студия өчен түләргә кирәкми.

«Ягъни әгәр пенсионер яки пенсия алды яшендәге гражданның бер фатиры, бер дачасы һәм бер гаражы булса, ул милеккә салым түләми», - дип искәртте эксперт. Әгәр аның милкендә, мисал өчен, ике фатир бар икән, берсенә салым түләргә кирәк. Кайсына икәнен салым түләүче үзе яки салым хезмәте билгели.

Транспорт салымын түләүгә кагылышлы ташлама һәр төбәктә аерым рәвештә карала – кагыйдә буларак, пенсионерга ташлама бирәләр яки кайбер очракларда салым түләүдә гомумән азат итәләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100