news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Юрий Уткульбаев «Рубин»ның яңа баш тренеры булачак

«ТИ-Спорт» мәгълүматлары буенча, Казан егете һәм Татарстан футболы шәкерте Юрий Уткульбаев «Рубин»ның баш тренеры булачак. Белгеч якын арада бу вазифаны биләячәк.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 52 яшьлек остаз «Рубин»ның баш тренеры вазифаларын башкаручы иде. Бу вазифага Уткульбаев Леонид Слуцкий отставкага киткәннән соң билгеләнде.

Искәртик, Юрий Уткульбаевның вакытлыча җитәкчелегендә казанлылар Беренче лиганың ике матчында ике тапкыр җиңү яулады һәм чемпионатның турнир таблицасында бер позициягә күтәрелде. Хәзерге вакытта «Рубин» 37 очко белән беренче лигада өченче урында тора.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot