news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Юрий Камалтынов: Татарстанның киләчәге өчен аңлы һәм дөрес сайлау ясау мөһим

Юрий Камалтынов: Татарстанның киләчәге өчен аңлы һәм дөрес сайлау ясау мөһим
Фото: tatarstan.er.ru

Бүген иртән «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре урынбасары, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов 42нче номерлы сайлау участогында үз тавышын бирде. Бу хакта партия сайтында хәбәр ителә.

Тавыш биргәннән соң Камалтынов республика өчен көчле лидерны сайлау мөһим, дип билгеләп үтте.

«Республика көчле булсын өчен, төбәкнең көчле лидеры булырга тиеш. Бу бөтен сайлау кампаниясе дәвамында төп идея буларак яңгырады. Кешеләр ышана торган, үсеш перспективаларын төгәл аңлый торган, төбәк каршында торган катлаулы бурычларны тормышка ашыру өчен эшне ничек корырга икәнен белә торган лидер», - диде ул.

Аның сүзләренчә, бары тик аңлы сайлау гына Татарстанга лидерлык позициясен саклап калырга мөмкинлек бирәчәк.

«Татарстан киләчәктә дә Россия Федерациясендә Президент Владимир Владимирович Путин берничә тапкыр телгә алган лидер булып кала алсын өчен, республика үзенең булачак җитәкчесен аңлы рәвештә сайларга тиеш. Бүген Татарстан халкы сайлау участокларына киләчәк һәм республика лидеры итеп күргән кандидат өчен үз тавышын бирәчәк, дип ышанам», – дип ассызыклады Камалтынов.

news_right_1
news_right_2
news_bot