news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Юрий Камалтынов һәм Марат Әхмәтов Дәүләт Советы Рәисе урынбасарлары булды

Юрий Камалтынов һәм Марат Әхмәтов Дәүләт Советы Рәисе урынбасарлары булды
Фото: ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте

VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасарлары итеп Юрий Камалтынов һәм Марат Әхмәтов сайланды. Карар парламентның беренче утырышында кабул ителде.

«Ике фракция дә өч кандидатура тәкъдим итте. «Бердәм Россия» Юрий Камалтынов һәм Марат Әхмәтовны, КПРФ партиясе Хафиз Миргалимовны тәкъдим итте. Мин ике кандидатурага тукталдым», – диде VII чакырылыш Дәүләт Советы Рәисе итеп сайланган Фәрит Мөхәммәтшин.

Әхмәтов һәм Камалтынов кандидатуралары депутатлар тарафыннан бертавыштан хупланды.

Татарстан Дәүләт Советы Секретаре итеп кабат Лилия Маврина сайланды. Аның өчен парламентарийлар шулай ук бертавыштан тавыш бирде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100