news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әюпова музейлардагы технологияләр артефактларны алыштырырга тиеш түгел дип саный

Музейлар - мирасны саклау институтлары, ди Татарстан мәдәният министры.

Әюпова музейлардагы технологияләр артефактларны алыштырырга тиеш түгел дип саный
архив/Рамиль Гали

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ», Диана Авакян). Музейларның төп бурычы - кыйммәтле артефактларны саклау. Цифрлы технологияләр өстенлекле булырга тиеш түгел, дип белдерде «Россиянең бренд маршрутларында музейлар» пленар сессиясендә Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова.

«Мультимедиа технологияләре музей — артефактларның төп кыйммәтен югалтырга тиеш түгел. Бер яктан караганда, вакыйгалар эшчәнлеге - бу бик мөһим. Әмма музей - ул безнең мирасны саклау институты. Музей — ул бары тик чаралар үткәрү урыны гына дигән сүзләргә юл куймаска кирәк. Музей, беренче чиратта, бай мирас белән кызыклы», - диде ул.

Музейлар заманча инфраструктурадан башка көндәшлеккә сәләтле була алмый, дип өстәде ведомство башлыгы. Мисал итеп ул республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиев инициативасы белән Зөя шәһәрчеге һәм Болгарның мәдәни мирасын торгызу буенча масштаблы эшләрне китерде. Объектларны торгызу туристлар агымын 7 тапкыр диярлек арттырды, диде Әюпова.

«Россиянең алтын боҗрасы», «Россиянең көмеш муенсасы», «Рус утарлары», «Император маршруты», «Россия-космонавтика Ватаны» милли мәдәни-танып белү проектлары кысаларында Казанда пленар сессия һәм түгәрәк өстәл узачак. Әлеге чара музейларны үстерүгә һәм алга этәрүгә юнәлдерелгән презентацион-күргәзмә чаралары циклында үткәрелә.

«Без проектны музей эше өлкәсендә иң алга киткән төбәкләрнең берсендә, бай музейларда, заманча технологияләрдә башлап җибәрәбез. Чараны нәкъ менә биредә уздыру мөмкинлеге өчен Татарстан Хөкүмәтенә рәхмәт белдерәбез», - дип мөрәҗәгать итте җыелучыларга Россия Мәдәният министрлыгының музейлар департаменты директоры урынбасары Наталия Чечель.

  • 2019 елның 15 ноябрендә цикл чаралары шулай ук Санкт-Петербургта, ә декабрьнең беренче декадасында Екатеринбургта һәм Мәскәүдә узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100