news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әюпова: Миңнеханов мәдәният һәм гореф-гадәтләрне саклауны өстенлек итеп куйды

Татарстан Республикасы Президенты, дәүләт эшлеклесе буларак, мәдәният, экология, фән һәм мәгарифкә ярдәм итә, шул рәвешле киләчәк буыннар турында кайгыртучанлык күрсәтә.

Әюпова: Миңнеханов мәдәният һәм гореф-гадәтләрне саклауны өстенлек итеп куйды
Владимир Васильев

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»).Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне саклап калуны өстен куйды, шул рәвешле ул киләчәк буыннар турында кайгыртучанлык күрсәтте. Бу хакта инаугурациядә Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова сөйләде.

«Иҗади үзгәрешләр булса һәм Татарстан талантларны җәлеп итү өлешендә үз позицияләрен көчәйтсә, зур бәхет булачак. Сайлау алды компаниясендә мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне саклап калуны өстен куйган өчен Рөстәм Нургалиевичка барлык мәдәният тармагы исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә», — диде Әюпова.

Әюпова фикеренчә, бүген дәүләт эшлеклеләре киләсе буын турында, сәясәтчеләр киләсе сайлаулар турында уйлый.

«Без мәдәнияткә, экологиягә, фәнгә, мәгарифкә ярдәм итәбез дип әйтү бүген сизелерлек нәтиҗәләр бирмәс, әмма иртәгәсе көн өчен үсеш гаранты булачак», — дип белдерде министр.

Бүген Республика Президенты һәм Мәдәният министрлыгы Татарстан учреждениеләренең матди-техник базасын ныгытуны, креатив индустрияләр базарын үстерүне, яшьләргә ярдәм итү проектларын, мәгариф системасын алга таба камилләштерүне, тармакны цифрлы трансформацияләүне планлаштыра.

«Без үз карашыбызны мәдәниятне үстерү стратегиясендә билгеләдек һәм якын арада ул кабул ителер дип өметләнәбез. Әгәр без барысын да эшләсәк, безнең хыяллар тормышка ашачак», — дип нәтиҗә ясады ул.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100