news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әюпова кайбер җырчыларның үз милләтләрен үзгәртеп әйтүләренә карата фикерен белдерде

Мәдәният министр фикеренчә, үз милләтләрен үзгәртеп әйтү - һәркемнең үз эше.

Әюпова кайбер җырчыларның үз милләтләрен үзгәртеп әйтүләренә карата фикерен белдерде
Рамил Гали

(Казан, 3 март, «Татар-информ», Рәмис Латыйпов). Мәдәният министры Ирада Әюпова «Татар-информ»га интервьюсында шоу-бизнес өлкәсе вәкилләренең җанисәп алдыннан милләтләрен үзгәртеп әйтүләренә карата фикерен белдерде.

Альтернатив җырчыларның берсе, «Яшә, татар!» җыры белән танылган Альберт Исмаил үзен башкорт милләтеннән дип игълан итте. Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова да үзенең башкорт икәнен әйткән иде, әмма сүзләреннән кире кайтып, татар булуын әйтте.

«Монда сүз җаваплылык турында бара. Мин бу турыда сөйләргә әзер түгел. Бу — аларның позициясе. Һәркем ирекле. Мин күңелем белән аны кабул итәргә мөмкинмен, кабул итмәскә мөмкинмен, әмма моңа йогынты ясый алмыйм… Мин моңа бәя бирмим. Бу — минем фикер. Мин Гүзәлне беләм. Ул борчыла торган кеше, бу әйбергә дә ул борчылды», — диде министр бу хактагы сорауга җавап биреп.

Министр фикеренчә, теге теге яки бу танылган шәхесләр белән янәшә кую, тәңгәлләштерү җанисәпнең лейтмотивы түгел. «Шулай булса, бездә күп яшьләр инглиз яки француз булыр иде», — диде Әюпова. Министр милли тәңгәллек гаиләдән килә дигән фикердә.

Ирада Әюпова фикеренчә, милли тәңгәллек идентификациясе үз тарихыңны белү һәм хөрмәт итүдән килә. Ә кешеләр «үз тарихларын, нәселләрен белми, аларга акча гына кирәк, бернәрсә дә кызык түгел. Бу — куркыныч». Шул ук вакытта ул соңгы арада кире процесс күзәтелүен, яшьләрнең үзләренә «Кем без? Без каян?» дигән сораулар бирүен әйтте.

«Милли принцип буенча билгеләп булмый артистны. Моңа икенче яктан да карарга була — ул бит татарча җырлый. Татар телле аудиториягә эшлиме? Эшли. Халык җырларын үстерәме? Күпмедер дәрәҗәдә үстерә», — ди министр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100