news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Юрист коммуналка өчен субсидия бирелә торган очрак турында аңлатты

Юрист коммуналка өчен субсидия бирелә торган очрак турында аңлатты
"Татар-информ" архивы

Россия законнары буенча, коммуналь хезмәтләр өчен тиешле максимумнан күбрәк түли торган гаиләләргә субсидияләр каралган. Бу турыда РИА Новости яза.

Субсидия ничек санала һәм аны алу өчен нишләргә икәнен юрист Србуи Иващенко «Прайм» агентлыгына сөйләгән.

Эксперт искәрткәнчә, торак-коммуналь хезмәтләргә түләү өчен ярдәмне дәүләт һәм муниципаль фондындагы биналарны кулланучыларга, шәхси фондтагы биналарны арендага алучыларга, торак кооперативлары әгъзаларына, шулай ук торак бина милекчеләренә бирәләр.

Субсидия күләме һәм аны бирү тәртибен хөкүмәт билгели.Шул ук вакытта җирли хакимият вәкилләре ярдәмне санауның үз механизмын кертә ала.

Кагыйдә буларак, төбәкләр субсидия бирүне сорау өчен метрлар санын һәм гаиләнең гомуми кеременең коммуналка өчен сарыф ителә торган максималь күләмен билгели, ди Иващенко.

«Мәскәүдә сезнең гаилә кеременең ун проценттан артыгы коммуналь түләүгә китсә, сезгә субсидия бирергә мөмкиннәр - дәүләт торак-коммуналь хезмәтләр өчен чыгымнарның бер өлешен компенсацияли», - ди ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot