news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Юныс Әхмәтҗановның 80 яшьлеге уңаеннан Казанның “Татар ашлары йорты” ресторанында бәйге узды

Юныс Әхмәтҗановның 80 яшьлеге уңаеннан Казанның “Татар ашлары йорты” ресторанында бәйге узды

(Казан, 28 февраль, “Татар-информ”, Ландыш Харрасова). Бүген татар кулинариясе белгече Юныс Әхмәтҗановның 80 яшьлеге уңаеннан, Казанның “Татар ашлары йорты” ресторанында шәһәркүләм аш осталары һәм официантлар арасында кулинария һәм өстәл бизәүгә (сервис) багышланган бәйге узды. Анда төрле ресторан, кафе, җәмәгать туклану урыннарында эшләүче 60 кеше катнашты. Шулай ук бәйгене күзәтергә Юныс Әхмәтҗановның якын туганнары, аерым алганда хатыны Зәйтүнә ханым да килгән иде.

Әйтергә кирәк, әлеге татар милли ашларын пропагандалау һәм җәмәгать туклануы өлкәсендә хезмәт күрсәтүне үстерү өчен үткәрелгән чара Казанның Кулланучылар базары һәм хезмәт күрсәтү комитеты тарафыннан оештырылды.

Бәйгенең беренче этабы районнар арасында узган иде. Анда җиңүчеләр бүген шәһәр күләмендә көч сынашты. Шулай ук март башында республика күләм бәйгесе узар дип фаразлана.

Бәйгенең ачылу тантанасында Казанның Кулланучылар базары һәм хезмәт күрсәтү комитеты җитәкчесе Ирек Даутов Юныс Әхмәтҗанов турында сөйләп китте. Аның татар милли ашларын булдыруда зур эш башкарганын әйтте. Билгеле булганча, Ю. Әхмәтҗанов төрле татар ризыклары рецептларын җыеп аерым китаплар итеп туплаган. Бу бәйге дә исә традицияләрне саклау һәм үзара тәҗрибә уртаклашу максатыннан үткәрелә.

Бүген чарада аш осталары һәм официантлар катнашты. Аерым алганда аш осталары арасында Авиатөзелеш районыннан “Мотор төзелеш берләшмәсе” ААҖ җәмәгать туклану комбинатыннан Оксана Филлипова, Вахитов районыннан “Подворье замка” рестораныннан Аликс Галимов, “Татар ашлары йорты” рестораныннан Ренат Гайфуллин һәм Илгиз Шакиров, “Бочка” рестораныннан Рөстәм Нуруллин һәм Игорь Павлов, Мәскәү районыннан “Казаноргсинтез” ААҖнең җәмәгать туклану комбинатыннан Гөлнара Хәсәнова һәм Любовь Домнина, “Итальяно” ресторан-пиццериясеннән Роман Зайцев, “Ривьера” күңел ачу комплексыннан Рамил Гайнетдинов, “Кампай” рестораныннан Александр Петров, Совет районыннан “Алан-Аш” кафесыннан Татьяна Буланкина көч сынашты.

Официантлар арасында исә Авиатөзелеш районыннан “Мотор төзелеш берләшмәсе” ААҖ җәмәгать туклану комбинатыннан Оксана Филлипова, Вахитов районының “Янги” рестораныннан Марина Ушакова, “Татар ашлары йорты” рестораныннан Дина Шәрифуллина, “Подворье замка” рестораныннан Елена Никифорова, Киров районының Казан технология техникумыннан Роза Галәвиева, “Сафар-отель” рестораныннан Алеся Базлова, “Круиз” рестораныннан Андрей Ибатуллин, “Гриль” рестораныннан Эльнара Галяфутдинова, Яңа Савин районының “Ривьера” күңел-ачу комплексыннан Данис Таһиров, Идел буе районының “Мезон Гриз” рестораныннан Лидия Спиридонова, “Золотая подкова” рестораныннан Михаил Коновалов, “Серенада” кафесыннан Роза Сафина ярыштылар.

Моннан тыш, әле арт-класс юнәлешендә “Камырдан сәнгать эшләнмәсе”, “Азык-төлек продуктларын бизәү, “Җиләк-җимешне матур итеп кисү”, “Шоколадтан сәнгать эшләнмәсе”, “Милли ашларны бизәү” номинациясендә 20гә якын төрле ресторан һәм кафеларда эшләүчеләр катнашты. Тагын шунысын әйтергә кирәк, әлеге бәйгедә Юныс Әхмәтҗановның оныгы Лилия Әхмәтҗанова да үз осталыкларын күрсәтте. Ул хәзерге вакытта “Бәхетле” ААҖ эшли икән.

Аш осталары исә чәк-чәк, талкыш каләве, кош теле, төрле тортлар пешерүдәге осталыкларын күрсәттеләр. Эшләнмәләрнең күбесенә милли исемнәр дә бирелгән иде. Аерым алганда, “Сөембикә”, “Авылым хәтирәләре”, “Ак барс” кебек исемнәр булды.

Официантлар исә өстәл бизәү осталыкларын бәян итте.

Бәйге исә чын бәйрәмгә әверелде һәм 5 сәгатьттән артык дәвам итте. Шул вакытта Юныс Әхмәтҗановның туганнары аның зыйратына барып каберенә чәчәкләр дә куеп кайтты.

Азакта барлык катнашучыларга дипломнар, ә җиңүчеләргә медальләр һәм бүләкләр тапшырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot