news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Юныс Әхмәтҗановның кызы «Татар ашлары йорты» турында: Милли кафе булмаса да, эшләсен генә

«Милли ресторан буларак эшләми калса да сүзем юк, иң мөһиме – бинага кешеләр килеп йөриячәк, анда әтинең музее бар», - диде Фәридә Давыдова.

Юныс Әхмәтҗановның кызы «Татар ашлары йорты» турында: Милли кафе булмаса да, эшләсен генә
Абдул Фархан

Кондитер, пешекче, Россия даны ордены кавалеры, Юныс Әхмәтҗановның кызы Фәридә Давыдова «Татар ашлары йорты» бинасы турында фикерен әйтте.

«Татар ашлары йорты» бинасы эшләвен дәвам итәчәк. Хәзерге вакытта ул бинаның ишекләре инде 2 ел ябык. Бу – яхшымы? Бина үз ишекләрен ачачак, гөрләп эшләп китәчәк. Милли ресторан яки кафе буларак эшләми калса да сүзем юк, иң мөһиме – бинага кешеләр килеп йөриячәк, бина эчендә әтинең музее бар. Бина ишекләре ябык килеш тормасын иде», - диде ул «Татар-информ»га Теләче районы Олы Кибәхуҗа авылында Юныс Әхмәтҗановка багышланган беренче фестиваль-конкурста.

Аның әйтүенчә, «Татар ашлары йорты» бинасы ачылганда, Юныс Әхмәтҗанов пешекчеләрне кунакханәгә урнаштырган. «Кайберләре безнең өйдә торды. Алар, йортка барып, авылдагы кебек өлеш, өчпочмаклар пешерергә өйрәнде. Шулай итеп, әти белгечләр әзерләде», - дип искә алды ул.

«Без барлык ризыкны да ярата идек. Мәсәлән, әти кыстыбый, бәрәңге белән аш, пәрәмәчне яратып ашый иде, – диде Фәридә Давыдова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100