news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ЮНИСЕФ 2050 елга дөньяда ничә бала яшәячәген исәпләп чыгарган

2050 елга бөтен дөньяда 2,3 миллиардка якын бала яшәячәк. Аның өчтән бер өлештән артыгы дүрт илгә – Һиндстан (350 миллион), Кытай (141 миллион), Нигерия (132 миллион) һәм Пакистанга (129 миллион) туры киләчәк, дип яза «Ведомости» газетасы оешманың Балалар фонды (ЮНИСЕФ) мәгълүматларына сылтама белән.

Конго Демократик Республикасында бу вакытка - 101 миллион, Эфиопиядә – 82 миллион, АКШта – 73 миллион, Индонезиядә – 72 миллион, Танзаниядә – 56 миллион, ә Бангладешта 49 миллион бала яшәячәк.

Шул ук вакытта, күрсәткеч 1,7 миллиардтан 3 миллиардка кадәр үзгәрергә дә мөмкин. Барысы да дөньяда туучылар, үлүчеләр саны һәм халыкара миграция күрсәткечләренә бәйле булачак, дип билгеләп үтте ЮНИСЕФ тикшеренүчеләре.

Чагыштыру өчен: 2023 ел нәтиҗәләре буенча дөньяда 2,4 миллиард бала яши. Бу - планетадагы барлык халыкның 30 процентка якыны. Африкада балалар халыкның - 47,7 процентын, Көнчыгыш Азиядә 42 процентын тәшкил итә, ә Көнбатыш Европада әлеге күрсәткеч - 18,2 процентка, Төньяк Америкада 21,3 процентка тигез.

Россиядә исә балаларның өлеше – 21 процент (якынча 30,6 миллион).

Искәртеп үтәбез, 1 июньдә Халыкара балаларны яклау көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәмнең тарихы 1857 елдан башлана, ул вакытта Америка пасторы Чарльз Леонард беренче тапкыр Массачусетста балалар өчен дини чара үткәрә. Шул вакыттан балаларга махсус көн багышлау традициясе барлыкка килә. Ул вакытта пастор үзе бу көнне Роза көне дип атаган, соңрак аның исемен Чәчәк якшәмбесе, ә аннары Балаларны яклау көне дип үзгәртәләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot