news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ЮНЕСКО комитетының Яшьләр моделе Казанның «Адымнар» күптелле белем бирү мәктәбендә ачыла

5 декабрьдә Казанда «Адымнар» күптелле белем бирү комплексында ЮНЕСКО комитетының Яшьләр моделе старт ала. Чара Бөтендөнья мирасы комитетының чын сессиясенә охшаш һәм укучыларның игътибарын мәдәни һәм табигый мирас объектларын саклау проблемасына җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк. 

Модель Бөтендөнья мирасын саклау конвенциясенең 50 еллыгына багышланган Халыкара форум кысаларында узачак. 

«Модельнең төп максатлары - яшьләрне 1972 елгы Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасны саклау конвенциясе һәм ЮНЕСКО комитетының эш принциплары белән таныштыру, укучыларның игътибарын җәлеп итү, әлеге тема буенча фикер алышу, белем һәм тәҗрибә уртаклашу», — диелә форум сайтында.

Ачылыш тантанасында мәртәбәле кунаклар, шул исәптән ЮНЕСКО эшләре буенча Россия комиссиясенең җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, мәдәниятара диалог буенча ЮНЕСКОның махсус илчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Думасында Татарстаннан депутат Татьяна Ларионова һәм башкалар катнашачак.

Чарада Россиянең ЮНЕСКО ассоциацияләнгән мәктәпләре командалары, Бөтендөнья мирасы өлкәсендәге экспертлар һәм белгечләр, Россия Тышкы эшләр министрлыгы вәкилләре, Бөтендөнья мирасы объектлары белән идарә итүчеләр катнашачак.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100