Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
ЮНЕСКО генераль директоры полилингваль комплекслар төзү проектын хуплады
Проектны гамәлгә ашыру буенча киңәшмәдә Одри Азуле хатын Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев укыды.
(Казан, 7 май, «Татар-информ»). ЮНЕСКО генераль директоры Одри Азуле Татарстанда аңа элек тәкъдим ителгән полилингваль белем бирү комплексларын булдыру проектын хуплады. Аны проектны гамәлгә ашыру буенча эшлекле киңәшмәдә Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев укыды. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.
«Мин бу инициатива түземлелек һәм абруй идеяләрен тарату, шулай ук мәдәни төрлелек һәм диалог аша кешеләрнең теләктәшлеге өчен менә дигән сәбәп булыр дип ышанам», – дип билгеләп үтте үзенең юлламасында Одри Азуле. Ул шулай ук Минтимер Шәймиевнең җирле халыкларның телләрен саклауга һәм күп телле уку йортларын үстерүгә аерым игътибар бирүен хуплады.
Татарстан Дәүләт Киңәшчесе үз чиратында, хәзерге вакытта проект өстендә эшләүчеләр «күп кенә шикләрне юкка чыгаралар», - диде. «<...> күргән барлык яхшы тәҗрибәне алга таба булачак комплексларга салачакбыз. Эш дөрес», – дип өстәде ул.
Татарстанда 2022 елга рус, татар һәм инглиз телләрендә белем алучы полилингваль белем бирү комплекслары челтәрен булдырачаклар. Казанда ике комплекс төзеләчәк, тагын берәр – Чаллыда, Әлмәттә, Түбән Камада һәм Алабугада. «Адымнар - белемгә һәм килешүләргә» исеме белән беренче комплекс Казанның 165нче мәктәбе базасында төзелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз