news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова Зөя утрау-шәһәрчегенә килде

Визитның программасы Гражданнар сугышы музее, КФУның мәгълүмати-белем бирү үзәге, Никольский чиркәве һәм Успение соборы белән танышуны үз эченә ала.

(Зөя утрау-шәһәрчеге, 21 август, «Татар-информ», Арсений Маврин). ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова Зөя утрау-шәһәрчегенә килде. Аны Россия мәдәният министры Владимир Мединский, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәһмиев һәм башка рәсми затлар озатып йөри.  

 
Визитның программасы Гражданнар сугышы музее, Казан (Идел буе) федераль университетының мәгълүмати-белем бирү үзәге, Никольский чиркәве һәм Успение соборы белән танышуны үз эченә ала. 
 
Ирина Бокова шулай ук Богородица-Успение монастыреның башка архитектура-тарихи объектларын, утрауда узган айда ачылган сәнгать галереясен дә карарга ниятли. 

 
 
Көннең икенче яртысында ул Казан обсерваториясендә булачак, ә кичен «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгендә аның катнашында рәсми тантана була. Ирина Бокова Татарстан җитәкчелегенә Зөя утрау-шәһәрчеге Успение соборы һәм монастырен ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү турындагы сертификат тапшырачак. Бу – Татарстан территориясендәге ЮНЕСКО исемлегенә кертелгән өченче объект.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100