news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова - Болгарда

Болгар җирлеге Бөтендөнья мирас исемлегенә 2014 елның июнендә кертелә.

(Болгар, 22 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова Болгарга килде. Искәртеп үтик, мәртәбәле кунакның Татарстанга визитының төп сәбәбе - Зөя утрау-шәһәрендәге Успение сосборы һәм монастырен ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас исемлегенә кертү турындагы сертификатны тапшыру. Кичә бу уңайдан "Пирамида" сараенда тантаналы чара узды.

Болгар музей-тыюлыгында Ирина Бокованы Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе, тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу буенча "Яңарыш" республика фонды попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев һәм башка рәсми затлар озатып йөри. Ирина Бокова Болгар ислам академиясен һәм җәяүлеләр өчен йөрерлек итеп ясалган Идел яр буен караячак.

Болгар ислам академиясе Бөтендөнья мирас исемлегенә кертелгән Болгар тарихи-археологик комплексы буфер зонасында урнашуын исәпкә алып, академиянең урнашу урыны һәм проекты ЮНЕСКО үзәге белән килештерелгән.

Болгар цивилизациясе музееннан алып, "Габдрахман сәхабә коесы"на кадәр Идел яр буе төзекләндерелде. Яр буеның мәгълүмати зонасы булып торган ачык һавадагы төрки-татар язулары тарихына багышланган тематик экспозиция проекты ИКОМОС (ЮНЕСКО бүлекчәсе) белән килештерелгән. Язу культурасына багвшланган бу зонада Истәлек билгесенә кадәр 5 баскыч бар: орханто-енисей, уйгур, гарәп, латин һәм кириллица язу үрнәкләре.

Болгар тарихи-археологик комплексы ЮНЕСКО га 2014 елның июнендә кертелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot